Национальный
исламский
благотворительный
ФОНД Ярдэм
г.Казань, ул.Серова, 4а
+79600480778
НИБФ "Ярдэм"  →  Видео об акции "Дорога жизни"  →  Видео об акции "Дорога жизни"

tatnews.tatar порталы яңалыклар алып баручысы Роберт Исламов “Тормыш юлы” акциясендә катнашырга чакырды (на татарском языке)

Бүген 155 сумга нәрсә сатып алып була? Бер стакан кофе, бер кило алма, 3 литр бензин... Ә кемдер өчен ул бер тапкыр ашарлык, зарыгып көтеп алган кайнар ризык бәясе.

Ялгыз карт-карчыклар, азкеремле, күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле, сәламәтлеккә туймаган кешеләр көн саен өйләрендә “Ярдәм” фондыннан кайнар ашлар белән килгән волонтерларны зарыгып көтеп тора. Кайнар ризыклар апрель башыннан ланч-бокслар белән хәйрия фондының “Тормыш юлы” акциясе кысаларында таратыла. Волонтерлар яңа пешкән ризык кына түгел, кирәк булган очракта дарулар да илтеп бирә.

“Ярдәм” фонды булыша торган кешеләрнең исемлеге шактый зур, аларның саны көннән-көн арта бара. Ланч-боксның бәясе фондка 155 сумга төшә.

Роберт Исламов - tatnews.tatar порталының яңалыклар алып баручысы - “Тормыш юлы” акциясендә катнашырга чакырды.

Бу игелекле эшкә сез дә кушыла аласыз, дуслар! Без сезне игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә чакырабыз. Ул азкеремле кешеләр өчен - кайнар ризык кына түгел, ә рухи яктан зур ярдәм дә булачак. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды акциясендә катнашучылардан Аллаһы Тәгалә разый булсын!

Ничек булышырга? Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 3466 6796 (Исмәгыйлев Илһам Фәтхирахман улы исеменә теркәлгән). +79600480778 телефон номерына тоташтырылган.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды реквизитлары: НИБФ «Ярдэм» ИНН 1658087725 КПП 165801001 ОГРН 1071600003530 БИК 049205603 р/с 40703810562000000971 к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк.

Назначение платежа: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих».

29.04.2020.